Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйгедә катнаш һәм кыйммәтле ноутбук от

Республикада 15 мартта "IT-чемпион" бәйгесе старт алды. Инде 2 апрельгә конкурста катнашучы укучылар саны 10 меңнән артып киткән. Безнең районнан барлык укучыларның 85 проценты катнаша. Бәйгенең асылы гади - өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдалануга тарту. Укучылар аларга шушы порталның "Шәхси кабинетында" теркәлергә ярдәм итә икән, үзләренә балл...

Республикада 15 мартта "IT-чемпион" бәйгесе старт алды. Инде 2 апрельгә конкурста катнашучы укучылар саны 10 меңнән артып киткән. Безнең районнан барлык укучыларның 85 проценты катнаша.

Бәйгенең асылы гади - өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдалануга тарту. Укучылар аларга шушы порталның "Шәхси кабинетында" теркәлергә ярдәм итә икән, үзләренә балл туплый дигән сүз. Әмма баллар порталдан 100 сумнан ким булмаган түләү башкарылганнан соң гына активлаша. Алга таба һәр түләү өчен укучыга 4 балл өстәлеп барыла. Өлкәннәрнең электрон хезмәтләр Порталы аша башкарылган һәрбер түләү өчен баллар бирелә. Укучының җыелган баллары "ТР электрон мәгариф" системасында күрсәтелә. Биредә ул җыйган балларын истәлекле бүләкләргә алыштыра ала. Узган ел конкурсның "Иң актив укучы" номинациясендә безнең районнан Алисә Котдусова, Руслан Солтанов (гимназия), Назилә Фатыйхова (Тимершык урта мәктәбе) җиңүчеләр исемлегендә иде.

2014 елда бәйге 2 этапта узачак. Һәр этап нәтиҗәсе буенча 153шәр укучы IT-чемпион исеменә лаек булып, кыйммәтле бүләк - ноутбукларга ия булачак. Республикакүләм "IT-чемпион" бәйгесендә I-XI сыйныфтан һәр теләгән укучы катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев