Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Резидә Шәрәфиева файдалы, уникаль рецептлар тәкъдим итә

Җәй - рәхәтләнеп ял итү чоры белән бергә кышка запас әзерләп калдыру вакыты да әле ул. Болыннарда хуш исле җиләк, үлән, чәчәк исләренә исер-исерә - җиләкләр, бакчаларда чия, карлыган, крыжовник, алма, кура җиләге җыюлар. Аннан соң телеңне йотарлык төрле кайнатмалар кайнату, компотлар ябу, джемнар ясау, җиләк-җимешләрне туңдыргычка катырып куюлар дисеңме...

Ялы да, эше дә җитәрлек, кыскасы! Татарстанның атказанган артисты Резидә апа Шәрәфиеваның да бик моңлы җырчы гына түгел, ә бик уңган остабикә икәнен дә беләбез. Менә шуңа күрә дә бу көннәрдә талантлы җырчыбызның эше тыгыздыр дип, аңа шалтыратып, хәлен белергә булдык. Ә ул безнең белән үзенең бик кызыклы рецептлары белән уртаклашты.

- Ооо, чыннан да "урак өсте" бездә! - дигән һәрвакыттагыча шат һәм ачык тавышы ишетелде Резидә апаның. - Мәш киләбез! Үзебезнең бакчабыз булмаса да, сеңлемнең дә, әниләрнең дә бакчаларында җиләк-җимеш бик уңды быел! Урман җиләге дә күп булды бит. Уразада килеш, берне дә авызга капмыйча, өч көн рәттән унышар литр җиләк җыеп рәхәтләндем. Сеңлемнең чиясе бик уңды. Компот ябарга бер дә яратмыйм мин, бөтен җиләк-җимешне шул килеш туңдыргычка гына тутырам да, кыш көне шуларны кайнатып, компот эчәбез. Кайнатма да кайнатмыйм. Блендер белән болгатам да, сөттән бушаган шешәләргә тутырып, шулай ук туңдыргычта саклыйм. Кышка салатлар ясарга иртәрәк әле, ә менә кыяр тозлый башладык инде.

Резидә ханымның әнисе Рәйхана апа да бик уңган хуҗабикә икән. Хәер, алма агачыннан ерак төшмәгән инде!

- Әнигә 70 яшь булуына карамастан, без кайтуга җиләк-җимешләрне җыеп, әзерләп куя. Урманга да бик еш барабыз без. Әнинең телне йотарлык тәмле җиләк-җимеш "ассорти"ен "Шәһри Казан" газетасы укучылары белән дә уртаклашыйм әле. Ул крыжовник, ирга, кура җиләге, карлыганны барысын бергә блендерда изә дә, чама белән генә шикәр комы салып, туңдыргычка куя. Бик тәмле, куе кайнатма килеп чыга!

Җиләк-җимештән тыш, төрле-төрле файдалы үләннәр дә җыярга ярата икән җырчы. Бик файдалы, аеруча организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә торган гадәти булмаган рецептын безгә дә әйтте ул.

- Әрекмәннең яфракларын, сабакларын яхшылап юасыз да, иттаркыч аша чыгарасыз. Куе масса хасил була. Шуны марля аша сөзеп, согын гына файдаланасыз. Әлеге файдалы сыеклыкны бер стакан суга бер аш калагы салып эчәсез. Көнгә өч тапкыр эчегез. Иртән ач карынга эчәргә кирәк. Бөтен туганнарыма, якыннарыма шуны эчерәм. Балаларга күп бирергә кирәми. Берничә тамчы да җитә, - диде дә, "менә әле дә авылга ашыгам, җыясы җиләкләр бар, эшләр көтә!" - дип телефон трубкасын куйды Резидә апа.


Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев