Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәис Миңнеханов райондашларны Ва­тан­ны саклаучылар көне белән тәбрикләде

Хөрмәтле райондашлар! 23 февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу көнне без, гадәттә, армиядә һәм флотта булганнарны, иңнәренә погон тагып хәрби бурычын үтәүче егетләрне хөрмәтлибез. Шул ук вакытта Ватанны саклаучылар көне - чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Ватанны саклау дигән төшенчәгә ил иминлеген генә...

Хөрмәтле райондашлар! 23 февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу көнне без, гадәттә, армиядә һәм флотта булганнарны, иңнәренә погон тагып хәрби бурычын үтәүче егетләрне хөрмәтлибез. Шул ук вакытта Ватанны саклаучылар көне - чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Ватанны саклау дигән төшенчәгә ил иминлеген генә түгел, үз гаиләңне саклау бурычы да керә. Без бу көнне Туган илебезнең күп буын патриотларының кыюлык һәм батырлык, Ватанга тугры һәм фидакарь хезмәт итүнең данлы үрнәкләрен искә алабыз. Ватан алдында уяу булган, бүгенге көнебезнең иминлеген тәэмин итүдә күрсәткән кыюлык, ныклыклары өчен районыбыз егетләре белән чын күңелдән горурланабыз, әти-әниләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле ветераннар! Төрле елларда Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән сугыш каһарманнары, тыл батырлары! Бүген хәрби бурычын үтәүчеләр һәм булачак солдатлар! Сезне Ва­тан­ны саклаучылар көне белән тәбрикләп, һәр­берегезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, ил­ләр­гә иминлек һәм аяз күк йөзе телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев