Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Бөек әдип Лев Николаевич Толстой киләчәктә дә безнең өчен телнең чисталыгы өлгесе, югары эстетик һәм әхлакый кыйблабыз булсын, диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рус һәм дөнья әдәбияты классигы - бөек язучы, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Лев Николаевич Толстойның тормышы һәм иҗаты Казан белән тыгыз бәйләнгән, дип искәртә ТР Президенты.

Аның сүзләренчә, безнең һәркайсыбыз Лев Толстой әсәрләре белән бик иртә – балалар өчен язылган хикәяләре һәм әдәбият дәреслекләре аша таныша башлый, аның китапларындагы геройларга булган мәхәббәт безне гомер буе озата бара.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Толстой һәрвакытта да ислам дине һәм татар дөньясына үзгә мөнәсәбәттә булган, бу аның әдәби-публицистик мирасында да чагылыш тапкан. Лев Николаевич шулай ук гражданнарның рухи һәм физик сәламәтлегенә бәйле мәсьәләләргә дә аерым игътибар биргән.

«Бөек әдип Лев Николаевич Толстой киләчәктә дә безнең өчен телнең чисталыгы өлгесе, югары эстетик һәм әхлакый кыйблабыз булсын», - дип сүзен йомгаклады Президенты. 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев