Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе сәүдә үзәкләре, кафеларны ачарга тәкъдим итте

Чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусының таралу коэффициенты 0,5 булырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге күрсәткеч 0,9га тигез.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республика Хөкүмәтенә, кайбер чикләүләр белән, сәүдә үзәкләрен һәм җәмәгать туклануы урыннарын ачарга тәкъдим итте. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгару турындагы мәсьәлә тикшерелә. Без үзебезнең тәкъдимнәрне ТР Министрлар Кабинеты каравына тапшырабыз. Чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгару шул исәптән, кайбер шартларны саклаган хәлдә, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы объектларына кагылачак», - дип ачыклык кертте спикер.

Моннан тыш, Авдонина хәбәр иткәнчә, урамдагы аттракционнарны ачарга тәкъдим итү күздә тотыла.

«Моннан ике атна элек өстәмә рәвештә яңа күрсәткеч кертелде. Ул шулай ук вазгыять динамикасын күрсәтә. Бу – моннан алдагы ике атнага карата соңгы атнадагы уртача үсеш темпы. Әлеге күрсәткеч икедән артып китмәскә тиеш. Бүгенге көндә ул 0,7не тәшкил итә», - дип искәртте Татарстанның баш санитар табибы урынбасары.

«Шунлыктан без бүгенге көндәге вазгыятьтән чыгып эш итәргә кирәк дип саныйбыз. Бу – хастаханәләрдәге буш урыннар өлеше дә (52,8 процент), халык арасында тест үткәрүнең яхшы дәрәҗәсе дә (136 процент). Ягъни без ике күрсәткечкә ирешкәнбез», - дип өстәде Любовь Авдонина.

Чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусының таралу коэффициенты 0,5 булырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге күрсәткеч 0,9га тигез.

Роспотребнадзор: Сәүдә үзәкләре кинотеатрлар һәм фудкортлардан башка гына ачылачак

Сәүдә үзәкләренең эшен яңадан башларга бары тик Татарстан Министрлар Кабинеты гына рөхсәт бирә ала. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе ТР Министрлар Кабинетына, кайбер кагыйдәләрне үтәгән хәлдә, республиканың сәүдә үзәкләрен ачарга тәкъдим итте. Ведомство башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Сәүдә үзәкләре аларның эчендә урнашкан кинотеатрлар, җәмәгать туклануы зоналары һәм балалар бүлмәләреннән башка гына ачылырга мөмкин. Чип-чиста сәүдә эшчәнлеге», - дип аңлатты спикер.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы объектларын өлешчә ачу турындагы тәкъдимне республика Хөкүмәтенә юллады.

Сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны ачу турындагы хәлиткеч карарны нәкъ менә Татарстан Министрлар Кабинеты кабул итәчәк.

Шул ук вакытта, сәүдә үзәкләре чикләүләрдән башка эшләү өчен рөхсәтне яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчкәннән соң гына алачак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев