Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә декларация кампаниясе башланды

Муниципаль хезмәткәрләр 30 апрельгә кадәр үзләренең керемнәре һәм чыгымнары, мөлкәтләре һәм милек характерындагы бурычлары турында декларация бирәчәк

“Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль закон нигезендә муниципаль хезмәткәрләр 30 апрельгә кадәр үзләренең керемнәре һәм чыгымнары, мөлкәтләре һәм милек характерындагы бурычлары турында декларация бирәчәк. Муниципаль, дәүләт хезмәткәрләренең милек хәленә контроль – коррупцияне кисәтү уңаеннан  нәтиҗәле чараларның берсе.

Шулай ук  гражданнар да, әгәр  автомобиль, җир  кишәрлеге, то­рак яисә кыйммәтле  кәгазь  сат­кан булсалар, милекне арендага бирсәләр, якын булмаган туганнардан күчемсез милекне яисә транспорт чарасын бүләккә алсалар, лотереяда 15  мең  сумга  кадәр акча отсалар, алардан  физик  кеременә  салым тотылып  калынмаса, аларның 2024  елның 30 апреленә кадәр 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиешләр.

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев