Россиядә кемнәрнең иң күп пенсия алуы билгеле
Россия халкы 48 мең сумны лаеклы пенсия дип бәяли – SuperJob порталы шундый мәгълүматлар китерә.
«Прайм» агентлыгына Г. В. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец пенсионерларның ничәсенә бәхет елмаячагы турында сөйләгән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Иванова-Швец Росстат мәгълүматларын китерә. Әлеге мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 1 гыйнварына пенсияләрнең уртача күләме 20781,83 сум, ә картлык буенча иминият пенсиясе күләме 22 352,9 сумны тәшкил иткән. Федераль түрәләрнең пенсиясе зуррак – уртача 34 292,7 сум.
Әмма «хыялдагыча пенсия»гә өмет итә алучылар да бар. Бу кайбер дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, дәүләт пенсиясенә өстәп, корпоратив пенсия алучылар, шулай ук дәүләт алдында казанышлары булучылар. Кайберәүләр өстәмә федераль һәм региональ түләүләр дә ала. Гомумән, андыйлар бик күп түгел, дип билгели Иванова-Швец.
Калганнарга исә үзлектән өстәмә керем формалаштырырга, ә яшьләргә – картлык көннәрен финанслау чыганакларын алдан уйларга кала, дип нәтиҗә ясый ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-kazan-sabantuenda-tatarstannyn-11-raionynyn-isegallaryn-karady-5889516
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев