Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт кертүне тыйды

Ведомство әлеге илдән куркыныч сөт продукциясе кертүне дәвам итү сәбәпле, чаралар күрергә мәҗбүр.

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт һәм сөт продукциясе кертүне вакытлыча тыйды. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Ведомство яңа чараларны илгә куркыныч булган сөт продукциясе кертү дәвам итү сәбәпле, чаралар күрергә мәҗбүр. Тыюлар Белоруссия ягы үз продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү вазгыятен җайга салганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Сөттән тыш, тыю исемлегенә куертылган сөт, эремчек суы, шулай ук эремчек суы һәм сөт аксымы концентраты кергән.

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиянең җиде предприятиесе продукциясенә көчле контроль урнаштырган. Сәбәбе булып, ветеринар-санитар таләпләр бозылу тора. 
Фото: http://tatar-inform.tatar
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев