Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия авыл хуҗалыгы үзәге: Татарстанда көзге чәчүлекләр куркыныч астында

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр.

Аномаль җылы  һава торышы һәм явымнар аркасында  республиканың  көнбатышына  таба  чәчүлек  мәйданнарының  урыны-урыны  белән  50 - 75%ка кадәр кардан  ачылган    булуы  көзге  культураларның сыйфатлы   кышлавы өчен  куркыныч   тудыра.   

Көзге  культураларның  тармаклану  (кущения) нокталары  яткан   тирәнлектә  туфракның  минималь  температурасы  0ºС тан алып  -5ºС ка кадәр  тәшкил  итә.  Кар  ятмасының  калынлыгы   1-33 см, бу  нормадан  түбән    (норма буенча - 15-36 см).

Хәзерге  вакытта  көзге  культураларда    шикәр норма чикләрендә, әмма һава йөрү процесслары  көчәю сәбәпле, Кама аръягының Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Идел алды  зоналарында ул  кими  башлаган.        Үсемлекләрнең сирәкләнүе  табигый  югалу  чикләрендә   -    10%тан  артык  түгел.    

Үсемлекләрнең  тармаклану  нокталарында  шикәр кимегән  кырларда аларны   кар сулары  белән үк  яисә  тамырдан    беренче  чиратта  тукландыру  чараларын  күрүне  планлаштырырга  кирәк.  Моны  эшләгәндә, дозалар  продуктив дым запасларын   исәпкә  алып  билгеләнергә  тиеш. 

Фото: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X