Саба таңнары

Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен ковидка каршы вакцина теркәделәр

Әлеге препарат декабрь ахырында әйләнешкә керәчәк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен коронавируска каршы вакцина теркәде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйткәнчә, әлеге препарат декабрь ахырында әйләнешкә керәчәк. Аның сүзләренчә, балигъ булмаганнарга прививка баланың законлы вәкилләренең ризалыгы булган очракта ясаячаклар.

Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: