Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә авиабилетлар бәясе биш процентка арткан

“Уртача чек” бәясе арту туристлык хезмәтләренә ихтыяҗ булу турында сөйли.

Россиядә ел башыннан авиабилетлар бәясе чама белән  биш процентка арткан. Мәгълүмат чараларында  билетлар кыймммәтләнү турында чыккан мәкаләләрне тикшергәч, Монополиягә каршы федераль хезмәт шундый нәтиҗәгә килгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

“Бәяләр артуның төп сәбәбе – ягулык бәясе арту һәм ташламалы бәяләр белән промоакцияләр буенча авиабилетлар тәкъдим итү кимү”, - дип аңлатканнар Монополиягә каршы федераль хезмәттә.

Матбугат чараларында авиабилет бәяләре арту турында түгел, ә “урта чек” бәясе күтәрелү турында әйтелгән.

“Уртача чек” бәясенә шулай ук пассажирлар саны, оча торган ара, кире кайтырга билет булу, өстәмә хезмәтләр дә (кунакханә броньлау, авто арендасы, трансфер)  йогынты ясый. Шулай итеп, “уртача чек” күрсәткеченең күтәрелүе туристлык хезмәтләренә ихтыяҗ арту турында сөйли.

Фото: https://pixabay.com | Skitterphoto

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев