Россия Хөкүмәте Төркиядән кертү тыелган исемлектән яңа өлгергән һәм киптерелгән мандарин, әфлисун, абрикос, шәфталу, терн һәм сливаны юкка чыгарды.
Бу хактагы документ бүген РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылды.
Исегезгә төшерәбез: Төркиядән кертү тыелган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр рәтендә - виноград, алма, груша, җир һәм каен җиләге, помидор, башлы суган, төсле кәбестә, брокколи, кыяр, шулай ук тавык һәм күркә ите, тоз, канәфер калды.


Нет комментариев