Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ковидтан бер тәүлектә теркәлгән үлем очраклары буенча янә антирекорд куелган

Илдә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 19 360 яңа очрагы ачыкланган, 19 661 кеше терелгән.

Узган тәүлектә Россиядә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясеннән иң күп үлем очрагы (820) теркәлгән. Моннан алдагы антирекорд 14 августта куелган иде, ул көнне 819 пациент үлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мәскәүдә – 54, Санкт-Петербургта – 38, Краснодар краенда 34 кеше үлгән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, пандемия башланганнан алып Россиядә 179 меңнән артык кеше вирус корбаны булган.

Илдә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 19 360 яңа очрагы ачыкланган, 19 661 кеше терелгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясен 6,8 миллионнан артык кеше йоктырган, шуларның 6 миллионнан артыгы савыккан.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда соңгы тәүлектә 49 кешенең әлеге инфекцияне йоктыруы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. 

Фото: «Татар-информ» архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев