Россиядә пенсияләр артты
Яңалыклар

Россиядә пенсияләр артты

Моның өчен федераль бюджеттан 9,7 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелә.

Бүгеннән, 1 апрельдән, Россиядә социаль пенсияләр 2,9 процентка артты. Пенсия арту 3,9 млн кешегә кагыла. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.

Пенсиянең уртача үлчәме 255 сумга арта һәм 9 062 сум тәшкил итә.

Бу чараны тормышка ашыру өчен, федераль бюджеттан 9,7 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелә.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев