Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә яшәүчеләргә бассейнга белешмәсез йөрергә рөхсәт иттеләр

Торак пунктта эпидемиологик вазгыять бозылу күзәтелсә искәрмә булачак.

Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга дәвалау-профилактика учреждениесендәге бассейнга белешмәсез йөрергә рөхсәт иттеләр. Россия Югары суды шундый карар чыгарган. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Бу яңалык Роспотребнадзор инициативасы белән кертелде. Өлкән кешегә бассейнга барыр өчен табибтан белешмә алу мәҗбүри түгел, эпидемиологик вазгыять бозылган шәһәрләр искәрмә булып тора, диелә ведомство хәбәрендә.

Бассейн җитәкчеләре бу яңалыкны хупламады. Алар мондый рөхсәт авырулар таралуга сәбәп булачак дип саный.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев