Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең көньяк шәһәрләренә очышларны тыю вакытын кабат озынайттылар

Росавиация Россиянең көньяк шәһәрләренең 11 аэропортына очышларны чикләүне кабат озайтты. Тыю 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә федераль агентлык.

Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортларына очышлар вакытлыча туктатылды.

РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан иткәннән соң, 24 февральдә илнең көньягында һава киңлеге очышлар өчен ябылды. Шулай итеп, илнең көньяк һәм үзәк өлешендәге 11 аэропорт, ким дигәндә, дүрт ай дәвамында ябык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев