Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росстат Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте

Чараны үткәрүнең яңа срокларын РФ Хөкүмәте билгеләячәк.

Росстат коронавирус Covid-19 пандемиясе аркасында Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Чараны күчерү халык санын алу сыйфатына һәм нәтиҗәләренә йогынты ясамаячак, дип билгеләп үтелә.

Инфраструктураны һәм мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү җиһазларын әзерләүне пандемия шартларында алып бару яхшы карар түгел, диләр ведомствода. Авыру таралу Россиядә генә түгел, АКШ, Кыргызстан һәм Бразилиядә дә үзгәрешләр кертте.

Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүнең яңа срокларын РФ Хөкүмәте билгеләячәк. Элегрәк ул 2020 елның 1-31 октябрендә узар дип ниятләнгән иде.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X