Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабантуй турында видеоязма куеп, бәйрәмгә чакырды

Бүген Казанда Сабантуйлар гөрли!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Сабантуй мәйданчыгында уздырылучы бүләкләр җыю һәм халык уеннары күренешләре белән кадрлар кергән видеоязма куйды. Республика җитәкчесе Татарстан халкын бүген Казанда узачак сабан бәйрәменә чакырды.

«Бүген Казаныбызда Сабантуй узачак. Халкыбызның бай мәдәниятенең, гореф-гадәтләренең иң якты төсләрен ача Сабан туе. Бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!» — дип язган ТР Рәисе.

Ул шулай ук бүген мәйданда БРИКС илләренең спорт уеннарын ябу тантанасы узачак, дип искәртте.

БРИКС уеннары программасы үз эченә 27 спорт дисциплинасын ала. 93 илдән килгән 4,7 меңнән артык спортчы бер-берсе белән көч сынаша. Барлыгы 387 комплект медаль уйнатыла.

Искәртик, 12 июньдә ярышларны ачу тантанасы узды. БРИКС уеннарында катнашучылар һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-sabantui-turynda-videoyazma-kuep-bairamga-cakyrdy-5889511

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев