Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Көньяк Кореяга китте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19-20 июньдә Корея Республикасы башкаласы Сеул шәһәренә эшлекле сәфәр кыла.

19 июньдә Рөстәм Миңнеханов төрле юнәлештә бизнес алып баручы Lotte Group компаниясе эшчәнлеге белән танышырга, мәгълүмати технологияләр җитештерүче Пангё техно-үзәнлеге һәм мәгариф, шулай ук бизнес өлкәсендә югары технологик эшләнмәләр тәкъдим итүче I-KAIST компаниясенең күргәзмәсен карарга планлаштыра.
20 июньдә Көньяк Кореяда Татарстан делегациясен тыгыз эш көне көтә: Рөстәм Миңнеханов Чхунчхон-Пукто провинциясе губернаторы Ли Си Чжон, нефтехимия, энергетика, телекоммуникацияләр белән шөгыльләнүче SK GROUP, химия сәнәгате, мәгълүмати технологияләр белән мәшгуль Hyosung GROUP, электр җиһазлары, машина төзелеше тармагында эшләүче LS Group компанияләре җитәкчелеге, SamsungElectronics компаниясе президенты Парк Санг Джин белән очрашачак.
Шулай ук 20 июньдә Сеулда Татарстанның сәнәгать казанышлары, инвестицияләр кертү мөмкинлекләренә багышланган Корея-Татарстан эшлекле форумы узачак. Рөстәм Миңнеханов Корея Премьер-министры Хван Гё Ан белән дә күрешәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев