Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судын йорт төзүчеләрнең намуссыз эшләренә игътибарлы булырга өнди

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды коллегиясенең йомгаклау утырышында суд җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, производстводагы йорт төзүчеләрнең намуссыз эшләренә аерым игътибар бирергә өндәде. "Муниципаль хакимиятләрнең, рөхсәт бирә торган системаларның җаваплылык дәрәҗәсе турында әйтергә була. Шулай да, күп санлы гражданнар төзелешкә акча керткән һәм шундый хәлдә калганнар. Гражданнар яклауга мохтаҗ. Кешеләр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды коллегиясенең йомгаклау утырышында суд җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, производстводагы йорт төзүчеләрнең намуссыз эшләренә аерым игътибар бирергә өндәде.

"Муниципаль хакимиятләрнең, рөхсәт бирә торган системаларның җаваплылык дәрәҗәсе турында әйтергә була. Шулай да, күп санлы гражданнар төзелешкә акча керткән һәм шундый хәлдә калганнар. Гражданнар яклауга мохтаҗ. Кешеләр торак белән тәэмин ителсен өчен йорт салучыларның булган активларын табарга һәм алырга кирәк. Арбитраж суды мондый мәсьәләләргә игътибарлырак булсын иде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты, бүген судта "ФОН" ЯАҖ, "Свей" ҖЧҖ, "Универсальное строительство" ҖЧҖ һ.б. карата алты эш бар, дип искәртте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев