Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов бүген Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында булачак

Көн дәвамында Рөстәм Миңнехановның шулай ук берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында булачак. Республика җитәкчесе урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак, механизаторлар белән аралашачак, шулай ук республикада беренче мобиль поликлиниканы караячак. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кырлар өстеннән очып узарга һәм бөртеклеләрне урып-җыюның барышы белән танышырга планлаштыра», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Көн дәвамында Рөстәм Миңнехановның шулай ук берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган. Шул исәптән ул Казан Кремлендә Калмыкия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиковны һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкинны кабул итәргә планлаштыра.

Фото: tatarstan.ru/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев