Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-мастер” командасын 30 еллык юбилее белән котлады

Рөстәм Миңнеханов командага нигез салган “легендар штурман” Семен Якуповны искә алды.

Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-мастер” командасын 30 еллык юбилее белән котлады һәм команда әгъзаларына бүләкләр тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыудан башлады. Ил башлыгының “КАМАЗ-Мастер” командасының Россия автомобиль сәнәгате үсешенә саллы өлеш кертүе турындагы котлау сүзләрен зал алкышлар белән кабул итте.

Торжественное мероприятие, посвященное  30-летию спортивной команды "КАМАЗ-мастер".  Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Аннан Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга үз исеменнән котлау сүзләре җиткерде.

“Кадерле пилот, штурман, механиклар һәм уникаль команданың башка хезмәткәрләре. Барыгызны да ихластан юбилей белән котлыйм. Без сезнең уңышлар белән горурланабыз. Сезнең системалы эшчәнлегегез нәтиҗәсендә баш әйләнгеч җиңүләр булды һәм “КАМАЗ” маркасы турында бөтен дөнья хөрмәт белән сөйли башлады”, - диде Татарстан Президенты.

Торжественное мероприятие, посвященное  30-летию спортивной команды "КАМАЗ-мастер".  Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Рөстәм Миңнеханов командага нигез салган “легендар штурман” Семен Якуповны искә алды. Татарстан Президенты коллективны бер җиңүдән икенчесенә алып баручы “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагинның хезмәтен бәяләп узды.

Татарстан Президенты барлык хезмәт коллективына һәм ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешүдә автогигант ярдәме өчен “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга рәхмәт белдерде. 

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев