Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнашты

Быел акция Covid-19 коронавирус пандемиясе таралу аркасында онлайн-режимында уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнашты. Ул Instagram социаль челтәрендә әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосын урнаштырды.

 

«Әтинең абыйсы Галимҗан Миңнеханов 1922 елда туган. 359нчы укчы полк составында сугышкан. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган», - дип язган фото астына Рөстәм Миңнеханов.

Быел акция Covid-19 коронавирус пандемиясе таралу аркасында онлайн-режимында уза.

Рөстәм Миңнеханов, социаль челтәрләрдә #БессмертныйПолкРоссии#БессмертныйПолкТатарстан һәм #БессмертныйПолкОнлайн хэштеглары белән фотолар урнаштырып, «Үлемсез полк онлайн» акциясен хупларга чакырды.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев