Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның юбилеена багышланган ролик урнаштырды
Кадрларда бер кызның Казан троллейбусында "Сугыш һәм солых" романын укыган мизгел сурәтләнгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган видеоролик урнаштырды.
Кадрларда бер кызның Казан троллейбусында "Сугыш һәм солых" романын укыган мизгел сурәтләнгән. Ул үзен Наташа Ростова ролендә бию кичәсендә дип күзаллый һәм кенәз Андрей Болконский белән бии. Троллейбус "Лев Толстой урамы" тукталышына килеп җитү белән аның төше өнгә әверелә.
190 лет со дня рождения великого русского писателя Льва Николаевича Толстого! pic.twitter.com/CVnUEkluAj
— Рустам Минниханов (@RusMinnikhanov) 9 сентября 2018 г.
Фото: кадр из видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев