Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов модернизацияләнгән Казан сөт комбинатын ачты

Казан сөт комбинатына инвестицияләрнең гомуми күләме 1,6 млрд сум тәшкил итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов модернизацияләүнең беренче этабын үткән Казан сөт комбинатының ачылышында катнашты. Әлеге стадиядә инвестицияләрнең гомуми күләме 1,6 млрд сум тәшкил итте.

“Бүген башкалабызда әһәмиятле вакыйга булды. Казан сөт комбинаты – республиканың иң өлкән һәм иң мөһим комбинатларының берсе. Оешма “төптә” булган вакытлар да булды, әмма 2017 елда “КОМОС ГРУПП” инвесторы ярдәме белән оешма яңа сулыш алды. “КОМОС ГРУПП” – безнең стратегик партнер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Торжественная церемония запуска новых производств 
ООО "Казанский молочный комбинат". 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Инвестор Россиянең 70 регионына товар чыгара. “Продукцияне сату географиясен киңәйтүгә республика барлык көчен куячак”, - диде Президент.

“Биредә сыйфатлы продукт җитештерелә, шуңа күрә безнең бурыч – комбинатны сыйфатлы чимал белән тәэмин итү, продукцияне алга этәрү мөмкинлеге бирү. Сер түгел, кайбер товар белән тәэмин итеп торучылар белән проблемалар бар: пальма маен да, коры сөтне дә кулланалар. Минемчә, республиканы сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен бездә сөт тә, җитештерү көчләре дә җитәрлек”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Торжественная церемония запуска новых производств 
ООО "Казанский молочный комбинат". 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

“КОМОС ГРУПП” ҖЧҖ идарәче акционеры Андрей Шутов әйтүенчә, Татарстанның нәкъ үзәгендә урнашкан оешма бары тик дөньякүләм класста булырга тиеш. “Безнең яраткан сатып алучыларыбыз, клиентларыбыз Казан сөт комбинатында җитештерелгән продукция югары сыйфатлы икәнен белергә тиеш. Без алар шуны белерлек итеп эшләргә тиеш. Сыйфат – безнең кредо, һәм без аңа тугры булып калачакбыз”, - диде Андрей Шнуров.

  • Гомумән комбинатны модернизацияләү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру эшләре өч этапта, 2017 елдан 2021 елга кадәр планлаштырылган. Гомуми инвестицияләр күләме 3,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Икенче этапта комбинатның куәтлелеге тәүлеккә 1 мең тоннага кадәр үсәчәк. Яңарту эшләренең өченче этабы 2020-2021 елларга планлаштырылган.

 

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189106/

https://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев