Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруны киметү альтернативасы булмавы турында белдерде

Татарстан Президенты кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән тармак проблемалары турында фикер алышты.

Нефтькә ихтыяҗ кискен кимү шартларында нефть чыгаруны киметүнең альтернативалы юлы юк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кече нефть компанияләре башлыклары белән очрашуда шул турыда белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов 2020 елның I кварталында нефть базарына Covid-19 коронавирус пандемиясе нәтиҗәләре һәм «ОПЕК+» оешмасы белән алыш-бирешне туктату тискәре йогынты ясавын билгеләп үтте. Март аенда Urals Россия нефтенең бәясе бер баррель өчен 29 доллар тәшкил итте, ул бер ел элек булган күрсәткечтән 2,3 тапкыр кимрәк. Апрель аенда ул бер баррель өчен 18 долларга кадәр кимегән – бу узган елның шушы вакытына караганда дүрт тапкыр кимрәк.

«Шуңа бәйле рәвештә, керемнәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда объектив кимеде», – дип белдерде ТР Президенты. Ул коронавирус пандемиясе нефть-газ секторына гына түгел, ә бәлки тулаем икътисади активлыкка да тискәре йогынты ясый, дип өстәде.

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов I квартал нәтиҗәләре буенча республикада уңай динамика саклануына игътибар итте.

«Безнең икътисад локомотивы - нефть сәнәгате. Бу тармакта катлаулы хәл килеп чыкты. Ил җитәкчелеге бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Бүген күпмедер тотрыклылану бара, шул исәптән нефть чыгаруны кыскарту хисабына. Әмма башка юл юк», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев