Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы белән котлады

Төп Законның федерация субъектлары статусын һәм вәкаләтләрен билгели торган нигезләмәләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы белән котлады.  

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россиянең дәүләт бәйрәме – Конституция көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көннән алып узган чирек гасыр дәвамында илебезнең төп Кануны үз гражданнарының мәнфәгатьләре сагында тора.

Россия Конституциясенең дәүләтләр конституциячел корылышы өлкәсендә бөтен дөньяда тупланган уңай тәҗрибәне файдаланып эшләнүе, үткән гасыр ахырындагы шактый шау-шулы иҗтимагый хәлләрне җайга салуда аерым роль уйнавы, җентекләп уйланганлыгы һәм бербөтенлеге нәтиҗәсендә үзгәрешләргә бирешми торган хокукый актларның берсе булуы игътибарга лаек.

Россия төбәкләре өчен Россия Федерациясе Төп Законының федерализмга нигез салган, федерация субъектлары статусын һәм вәкаләтләрен билгели торган нигезләмәләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Үз хокукый системасын үстергәндә, Татарстан илебезнең төп хокукый документы рухына туры килерлек итеп һәм аның кысаларыннан чыкмыйча эш итә.

Канунда каралган хокукларга таянып, без икътисади һәм мәдәни үсештә, социаль сәясәтне камилләштерүдә, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуда зур уңышларга ирештек.

Әйдәп баручы төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Республикасы иҗтимагый-сәяси яктан тотрыклы булуы һәм граждан җәмгыятенең югары үсеш дәрәҗәсенә ирешүе белән аерылып тора. Республика халкына хезмәт сөючәнлек, киң күңеллелек, кунакчыллык, тарихи-мәдәни мираска ихтирамлы караш, авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә ихластан ярдәм итәргә әзер тору кебек асыл сыйфатлар хас.

Болар барысы да республиканың күркәм образын булдыруга ярдәм итә, эшләү һәм яшәү, инвестицияләр кертү өчен һәм туристлык өлкәсендә аңа карата кызыксынуның артуына китерә.

Республикада Россия халыкларының хәзерге чор кыенлыкларын, авыр сынауларны бары берләшеп кенә җиңеп чыга, социаль-икътисади үсештә уңышларга ирешә алачагын тулысынча аңлау бар.

Зур илебезнең барлык төбәкләре белән дустанә мөнәсәбәттә булуы – Татарстанның горурлыгы. Бу юнәлештәге башлангычларыбызны һәм проектларыбызны тормышка ашыруда төрлечә булышуы өчен илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга рәхмәтлебез.

Хөрмәтле татарстанлылар!

1993 елда кабул ителгән Конституция Россия Федерациясе дәүләтчелеген ныгытуда яңа этап булды. Шул ук вакытта һәрберебезнең бөек илебез Төп Законын өйрәнүе һәм аның нигезендә эш итүе гаять мөһим.

Кадерле дуслар, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, рухи ныклык, дәүләтнең һәм граждан җәмгыятенең көченә тирән ышаныч, тормыштагы планнарыгызның чынга ашуын телим.

Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев