Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия Табигать күзәтчелеге башлыгы белән очрашты

Светлана Радионова Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова белән эшлекле очрашу үткәрде, берничә эш мәсьәләсе турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яклар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Сөйләшүләрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова бүген Казанга эш сәфәре белән килде. Ул Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе коллегиясе киңәйтелгән утырышында катнашыр дип көтелә, аның барышында ведомствоның 2019 елгы эшенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев