Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның үрнәк гаиләләрен кабул итте

"Гаилә кыймәтләренең бәясе, кадере зур, аларга сакчыл карыйбыз", - диде Президент.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантаналы чарага 51 гаилә чакырылган.

Рөстәм Миңнеханов Республика көне алдыннан Кремльгә үрнәк гаиләләрне чакыру бик яхшы традиция булуын билгеләп узды. "Без Гөлсинә Әхәтовна белән сезне күрергә бик шат! Гаилә ул - дәүләт нигезе. Гаилә кыймәтләренең бәясе, кадере зур, аларга сакчыл карыйбыз", - дигән сүзләр белән ачып җибәрде Президент мәҗлесне.

Ул бу очрашуның Казанда WorldSkills чемпионаты көннәрендә узуын искәртте. "Сез дә үз эшегезнең осталары. Татарстан киләчәге өчен зур көч кертәсез. Сезнең кебек кешеләр мисалында үсеп килүче буынны тәрбиялибез. Актив позициягез өчен рәхмәт сезгә. Балалар - безнең киләчәк. Аларга бирә алган тәрбия гасырлар буена дәвам итәчәк", - диде Миңнеханов.

Ул үрнәк гаиләләр яшьләргә өлге итеп күрсәтелүен әйтте. Президент күп балалы гаиләләр өчен күп кенә программалар кертелүен искәртте. "Киләчәктә дә Татарстан алдынгы булсын, эше гөрләп барсын. Исәнлек- саулык телим!" - дип төгәлләде чыгышын.

Тантанада гаилә ул - нәсел дәвамы, мул ризыклы, түгәрәк табынлы йорт, җылы кочак, кеше тормышында иң әһәмиятлесе булуы искәртелде. Саба районыннан бәйрәмгә Шакировлар гаиләсе чакырылган. Алар Өчнарат авылыннан. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, икенче оныклары туарга тора.

"Мин гаиләм белән горурланам, хисапсыз шөкерләр. Балалар үстергәндә авырлыклар булды инде, граммлап ипи бирәләр иде. Синең балаң бәләкәй бит дигән чаклар да булды", - дип сөйләде Эльмира Шакирова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Бүген гаилә терлек асрау белән шөгыльләнә. Гаилә башлыгы Рәис Шакиров 40 ел механизатор булып эшли. "Тугыз сыерыбыз, бозауларыбыз, кош-кортларыбыз бар. Авылдашлар арасында безнең кебек үк күпләп мал асраучы юк. 2017 елда гаилә фермасына грант алган идек, зур печән чапкыч алып кайтып куйдык, абзарларны киңәйттек", - диде Эльмира ханым.

Ул авыл клубында апа-әбиләр белән җыелышып, җыр-бию, йон эрләү эшләре белән аулак өйләр оештырылганын да әйтте. "Авылда мәчет эшләттек. Минем план буенча ул бер иганәче ядәме белән төзелде", - диде.

"Президент катнашында мондый чарага килү безнең өчен хөрмәт. Районда да безне һаман мактап торалар, ләкин без алай мактауны яратмыйбыз, гади халык без, гади ризык кына ашыйбыз. Үз тормышымны бик яратам. Балалар акыллы булды, тәмәке тарту, аракы эчүне дә ишеткәнем дә булмады, төнлә дә чыгып китеп йөрмәделәр", - диде Эльмира Шакирова.

Тантанада Рөстә Миңнеханов, шулай ук, күп балалы дүрт анага "Ана даны" медальләрен тапшырды. Хезмәт династияләре дә билгеләп үтелде. Иҗади гаиләләр дә бар. "Мунча ташы" театры Татарстан Президенты катнашында бәйрәмгә чакыру алган җиде балалы гап-гади авыл гаиләсенең Кремльгә барырга әзерләнүен тасвирлаган өзек тәкъдим итте.

Фото: инстаграм

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев