Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Нәбиев куллары белән атлап машинаны тарта

Омсктагы казарма җимерелгәндә исән калган Рөстәм Нәбиев «Тайота камри» машинасын биленә бәйләп, кулына басып тартып бара. Шул рәвешле башкаларга аяксыз булып та күңел төшенкелегенә бирешмәскә кирәклеген, мөмкинлекләр чиксез икәнен күрсәтте. Аның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк кенә түгел, зур мотивация һәм омтылыш!

 

«Инвалид кәнәфиенә утыргач күбрәк нинди кыенлыклар бар, беләсезме?  «Җәмгыять безне кабул итмәс», дигән уй.

Дөньяда идеаль кешеләр арасында, без-аның кире ягы. Шуңа күрә, барысына да минем мөмкинлекләрем чиксез икәнен күрсәтәсем килә. Үзеңне ничек бар, шулай кабул иткәндә генә, дөнья да сезне шулай кабул итәчәк. Минем инвалид кәнәфиенә беркайчан да утырасым килмәде, хәтта уйлаганым да булмады!

Мондый тормыш — ул сынау…Ә сынау — беркайчан да җиңел булмый!» — ди Рөстәм Нәбиев.

Рөстәм 1-10 сентябрьда, илебезнең иң югары ноктасы — Эльбруска менәргә дип максат куйган!

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X