Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушан Аббясов мөселманнар турында телетапшырулар булдырырга кирәк дип саный

"Россия 1" каналында «Мөселманнар» тапшыруында Россия халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында репортажлар эфирга чыга иде.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, милләтара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркем каршындагы эксперт-консультатив совет әгъзасы Рушан Аббясов мөселман халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында телевизион тапшырулар булырга тиеш дип саный. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Рушан хәзрәт Аббясов милләтара мөнәсәбәт мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында дини оешмаларны мәгълүмати тәэмин итүне камилләштерү буенча тәкъдим белән чыкты.

Ул элегрәк "Россия 1" федераль каналында атна саен «Мөселманнар» тапшыруы булуын, анда Россия халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче репортажлар эфирга чыгуын искә төшерде.

Рушан хәзрәт Аббясов  мондый тапшыруларны яңадан булдыру кирәклеге турында әйтте. Алар ярдәмендә тамашачылар мөселман халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алыр иде. Ә бу, һичшиксез, милләтара һәм динара диалогта яхшы чагылыш табачак, дип саный ул. 

Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем рәисе Виталий Леонтьевич Мутко рәислегендә узды.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев