Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба аграр көллиятенә 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды

2014 елда тәүге тапкыр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында студентлар Спартакиадасы игълан ителде. Спартакиада кысаларында беренче ярыш милли көрәш буенча 3-5 апрель көннәрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында үтте. Төрле спорт ярышларында җиңү яулаган Саба аграр көллияте командасы да бу бәйгедән...

2014 елда тәүге тапкыр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында студентлар Спартакиадасы игълан ителде. Спартакиада кысаларында беренче ярыш милли көрәш буенча 3-5 апрель көннәрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында үтте. Төрле спорт ярышларында җиңү яулаган Саба аграр көллияте командасы да бу бәйгедән читтә калмады. Алты егеттән торган команда (Айнур Мостафин, Алмаз Галимуллин, Азат Гыйльметдинов, Рәзил Гәрәев, Илназ Камалиев, Динар Кәримуллин, тренерлары Раил Нургалиев) җитәкчелегендә көллият данын яклап чыгыш ясады. Өч көн дәвам иткән әлеге киеренке бәйгедә, Минзәлә командасыннан гына калышып, Саба егетләре 2 урын яулады. Җиңүчеләргә диплом, медальләр һәм аграр көллияткә 100 мең сум күләмендә спорт җиһазларына сертификат тапшырылды. Спартакиада уеннары 12 апрель көнне Буа ветеринария техникумы базасында дәвам итәчәк. Биредә йөзү, бадминтон һәм җиңел атлетика буенча ярышлар үтәчәк. Көллият командасына әлеге уеннарда уңышлар телибез.

Алмаз Димөхәммәтов,

Саба аграр көллиятенең физик тәрбия җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев