Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба аптекасында ампициллин беткән

Район прокуратурасы "31нче район үзәк аптекасы" дәүләт унитар предприятиесендә дарулар әйләнеше турындагы закон таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде.

"Дару чаралары әйләнеше турында"гы Федераль законның 55нче маддәсе нигезендә фармацевтика эшчәнлегенә лицензия алган аптека оешмалары сатуда медицина ярдәме күрсәтү өчен башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан билгеләнгән дару препаратларының минималь ассортименты булуын тәэмин итәргә тиешләр. Даруларның минималь ассортименты исә РФ Сәламәтлек сак­лау һәм социаль үсеш министрлыгының 2010 елның 15 сентябрендәге 805 санлы боерыгы белән расланган. Прокуратура үткәргән тикшерү вакытында 31нче аптекада шул исемлеккә кертелгән дарулардан төймәле ампициллин һәм гидрохлортиазид булмавы ачыкланды. Гидрохлортиазидның беткәненә инде 12, ампициллинга 3 көн узса да, аларны вакытында кайтарту чарасы күрелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча аптека мөдире вазифаларын башкаручы Э.Әскәрова исеменә закон бозуларны бетерү тәкъдиме белән прокурор таләбе кертелде. Нәтиҗәдә күрсәтелгән кимчелекләр 4 көн эчендә бетерелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры

урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хужалыгы ампициллин