Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Саба дулкыннары” - һәр өйдә көткән кунак

7 май көнен барлык элемтә тармаклары белән беррәтттән, радио сөючеләр һәм "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәре буларак каршылый. Саба районы хакимияте башлыгы карары белән "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе оештырылуга 15 майда 14 ел тула. Сабада 1938 елда чыбыклы радиодан башланган эшчәнлекнең нигезе нык булып, бүген республикада "Саба дулкыннары" радиосы...

7 май көнен барлык элемтә тармаклары белән беррәтттән, радио сөючеләр һәм "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәре буларак каршылый. Саба районы хакимияте башлыгы карары белән "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе оештырылуга 15 майда 14 ел тула. Сабада 1938 елда чыбыклы радиодан башланган эшчәнлекнең нигезе нык булып, бүген республикада "Саба дулкыннары" радиосы радиостанцияләр арасында турыдан-туры эфирда иң озак вакыт сөйләүче радио буларак бәяләнә. 105,6 FM ешлыгында сөйләүче радио үзенең тыңлаучыларын тиз табып, халык белән турыдан-туры элемтә мөмкинлеге булдырып, һәр йортта көтеп алынган кунакка әйләнде. Радио тапшыруларда иҗтимагый-сәяси темага киң урын бирелә, ил һәм дөньякүләм яңалыклар, социаль өлкә һәм башка темалар киң яктыртыла. Кыскасы, радиотапшыруларда яктырмаган, күтәрелмәгән темалар юк. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе үткәргән "Наркотикларга каршы көрәш" акциясе, халык тарафыннан зур кызыксыну тудырган "Кабак" конкурслары республикакүләм җурналистларны да үзенә җәлеп итеп, әлеге матур үрнәк киң тарала. Иҗат процессы - киңкырлы, үзенчәлекле, һәрдаим эзләнүне, яңалыкны таләп итүче эшчәнлек ул. "Дустанә, иҗадый коллектив туплый алдык. Уртак хезмәтебезнең нәтиҗәләре дә күренә - республикакүләм конкурсларда да катнашып алынган җиңүләребез яңадан-яңа иҗадый үрләр яуларга этәрә. Коллективыбыз һөнәри эшчәнлек белән генә чикләнеп калмый, район күләмендә үтүче төрле чараларда бик теләп катнаша, 7 май - һөнәри бәйрәм көнен дә радиожурналистлар хезмәт урыннарында каршылыйлар. Бәйрәм көннәрендә радиотапшыруларыбыз күңелләргә күтәренке рух өстәү, күңелле хәбәр-яңалыклар җиткерү, халыкка шифа бирү максатын күздә тотып әзерләнә ", - ди "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе генераль директоры, гомере буе радиога тугры калган Әлфия Мөбарәкова. Әлфия Галимҗан кызы 1980 елда Саба районы җирле радиотапшыруларын оештыручы итеп билгеләнә. Шул еллардан бирле ул радио эшчәнлеген яңа тапшырулар белән баету, камилләштерү, халык белән ике арада иҗадый күпер салу юнәлешендә армый-талмый хезмәт итә. Киләчәктә дә кыйблаларыннан тайпылмыйча, үзләренең ягымлы тавышлары белән дикторлар Гөлшат Галиәкбәрова, Гөлназ Вахитова, Венера Закирова, Камил Шакиров һәр өйгә бары куанычлы хәбәрләр, күңел күтәренкелеге китерсеннәр дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев