Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба егетләре диңгез флотына һәм районның шефлыкка алынган частьларына озатылачак

Көзге чакырылышта районнан Ватан сагына 60ка якын егет китәчәк. Респуб­лика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлегендә 1 октябрьдән медицина һәм чакырылыш комиссияләре эшли башлады. Шулай итеп, 1-23 октябрьдә 257 егет - медицина, 120гә якын яшь граждан чакырылыш комиссияләрен узачак. - Көзге чакырылышта, традиция буенча, хәрби хезмәттән кичектерелеп торуга яки...

Көзге чакырылышта районнан Ватан сагына 60ка якын егет китәчәк. Респуб­лика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлегендә 1 октябрьдән медицина һәм чакырылыш комиссияләре эшли башлады. Шулай итеп, 1-23 октябрьдә 257 егет - медицина, 120гә якын яшь граждан чакырылыш комиссияләрен узачак.
- Көзге чакырылышта, традиция буенча, хәрби хезмәттән кичектерелеп торуга яки чакырылыштан азат ителүгә хокуклары булмаган 1988-1997 елгы гражданнар чакырыла, - ди бүлек начальнигы Фәнис Закиров. - Бу чакырылышта районнан 20гә якын югары белемле егетне армия сафларына озату планлаштырыла. Моннан тыш хәрби-учет белгечлекләренә ике дистәләп егет "С" категорияле машина йөртү таныклыгы белән китәчәк.
Фәнис Закиров искәртүенчә, 27 яшькә кадәр нигезсез сәбәпләр аркасында хәрби хезмәт узмаганнар дәүләт һәм муниципаль органнарда эшли алмаячак. Чакырылыш барышында Саба егетләре нигездә диңгез флотына һәм районның шефлыкка алынган частьларына озатылачак. Чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Егетләрне армия сафларына озату 22 октябрьдән башланыр дип көтелә. 20 октябрьдә призывниклар көне үткәреләчәк. Быелгы призывникларның формаларында үзгәрешләр булачак. Аларга офис комплектлары биреләчәк. Моннан тыш, традиция буенча, егетләргә кесә телефоны һәм банк картасы да тапшырылачак.
Хәрби комиссариатта контракт хезмәтенә чакыру юнәлешендә дә эш алып барыла.
- 40 яшькә кадәрге физик һәм һөнәри яктан әзер гражданнарны көтеп калабыз, - ди бүлек начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев