Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба кешесе - үз фатирында тоткын

Саба районында туган, 1995 елгы Сираев (фамилиясе үзгәртелде) авыр җинаять эшләүдә гаепләнә. Болар, ягъни җинаятьчел төркемдә, алдан сөйләшенеп, Казандагы офисларның берсеннән электрон юл белән зур суммадагы (3 миллион сум) акча урламакчы була. Әмма үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына явыз ниятләрен ахырына җиткерә алмый калалар. Акча күчерү куркынычсызлык хезмәте тарафыннан...

Саба районында туган, 1995 елгы Сираев (фамилиясе үзгәртелде) авыр җинаять эшләүдә гаепләнә. Болар, ягъни җинаятьчел төркемдә, алдан сөйләшенеп, Казандагы офисларның берсеннән электрон юл белән зур суммадагы (3 миллион сум) акча урламакчы була. Әмма үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына явыз ниятләрен ахырына җиткерә алмый калалар. Акча күчерү куркынычсызлык хезмәте тарафыннан блокировкалана. Әлеге җинаять факты буенча тикшерү әле дә дәвам итә. Ә Сираев судка кадәр, түшәмгә төкереп, фатирында ятарга мәҗбүр. Нишләсен, башка чарасы да юк. Ни өчен дигәндә, аңа карата җинаять эшләүдә шик төшкән кешене контрольдә тоту ысулы - йорт аресты кулланылды. Шулай итеп, Сираев 10 июньнән бирле фатирынннан чыгудан мәхрүм ителгән хәлдә. Йорт арестын Казанның Мәскәү районы суды берничә тапкыр озайтты инде. Сираев әле 13 ноябрьгә кадәр фатирында гына утырачак, аңарчы суд булмаса, срок тагын озайтылырга мөмкин. Әлбәттә, үз өендә тоткын булу хәленә төшкән кешене ниндидер чаралар ярдәмендә күзәтергә туры килә. Технологияләр заманында моның әллә ни кыенлыгы юк. Россия Хөкүмәте Карары нигезендә шик төшкән яки гаепләнүче затка йорт аресты формасында бирелгән җәзаның һәм аңа суд тарафыннан билгеләнгән тыюларның һәм (яки) чикләүләрнең үтәлешенә контрольлек итү максатларында файдаланырга мөмкин булган аудиовизуаль, электрон һәм башка техник чараларның исемлеге расланды. Кайсын кулланырга икәнлеге җәзаларны үтәтү инспекциясе карары белән хәл ите­лә. Сираев электрон беләзек ярдәмендә контрольдә тотыла. Аңа үзе яшәгән фатир чикләреннән читкә чыгып йөрү тыелган. Шулай ук телефоннан дуслары, танышлары белән сөйләшергә дә, хат язышырга да, интернеттан аралашырга да ярамый. Әгәр беләзек көннәр буе хәрәкәтсез кала икән, бу электрон приборның салынган яисә җәза үтәү­ченең һуштан язган (үлгән) булуы турында шик тудыра һәм безнең тарафтан урынга барып тикшерү үткәрелә. Сираевның әлегә йорт арестында булу кагыйдәләрен бозганы юк. Бу исә аңа кылган җинаяте өчен җәза билгеләнгәндә исәпкә алынырга мөмкин.

Ринат Хәбибуллин,

җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Саба филиалы

начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев