Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба командасы армреслинг буенча үткәрелгән республика чемпионатында - беренче

21-23 ноябрь көннәрендә армреслинг буенча Актанышта үткәрелгән республика чемпионатында безнең район командасы әгъзалары Хәмит Мөгътәсимов, Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз), Кәүсәрия Яруллина, Алмаз Ишморатов (Саба) үз инвалидлык төрләрендә чемпион титулына лаек булдылар. Арташ авыл җирлегеннән Нәфыйк Фәсхетдинов 2нче урынны алды. Саба Мәгъсүм Галимуллин - 4нче, Лесхоздан Илдус Мәхмүтов 5нче нәтиҗә күрсәтте. Район...

21-23 ноябрь көннәрендә армреслинг буенча Актанышта үткәрелгән республика чемпионатында безнең район командасы әгъзалары Хәмит Мөгътәсимов, Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз), Кәүсәрия Яруллина, Алмаз Ишморатов (Саба) үз инвалидлык төрләрендә чемпион титулына лаек булдылар. Арташ авыл җирлегеннән Нәфыйк Фәсхетдинов 2нче урынны алды. Саба Мәгъсүм Галимуллин - 4нче, Лесхоздан Илдус Мәхмүтов 5нче нәтиҗә күрсәтте. Район командасы 175 мөмкинлектән 122 очко җыеп инвалидларның республика чемпионатында 1нче урынга чыкты.

Инвалидларның 26 кешелек район командасы 25-27 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы спартакиадасында да катнашты.

Рафаэль Мөхәммәдиев,

район инвалидлар оешмасы рәисе вазифаларын башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев