Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Саба “Мелиорация” ПМК” җәмгыятенең остаханәсен утын ягып җылыталар

Хәзер энергия ресурсларыннан сакчыл файдалану турында алга карап эш иткән һәр җитәкче кайгырта. Кайвакыт онытыла барган технологияләрне эшкә җигү дә отышлы килеп чыга, хәйран гына суммада акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

Мисалга, җаваплылыгы чикләнгән "Саба "Мелиорация" ПМК" җәмгыятендә газ ягу мичләрен утын белән ягыла торган казаннарга алмаштыру энергия чыгымнарын 15 процентка киметкән.

Мелиораторлар - авыл хуҗалыгыннан тыш, экология өчен дә гаять мөһим роль уйнаучы тармак эшчеләре. Елгаларны турылыйлар, күлләрне чистарталар, плотиналарны тиешле тәртиптә тоталар.

-Мелиораторлар эшләгән Кукмара, Питрәч, Теләче, Саба районнары территорияләрендә узган гасырның 70-80нче елларында төзелгән гидротехник корылмаларны соңгы елларда аларны агач-куаклар басып киткән иде, - ди җәмгыятьнең Надил Үтәгәнов.- Аларны чистарканда, шулай ук кече елгаларны турайту чаралары үткәргәндә утынга яраклылары да күп чыга. Менә шул агачларны ягулык урынына куллану идеясе җәмгыять җитәкчеләрендә моннан өч-дүрт элек туды. Аңарчы ремонт остаханәсе шактый чыгымнар тотып газ белән җылытыла иде, ә монда бушка килгән агач аяк астында ята. Нигә аны ягулык итеп кулланмаска! Шулай итеп, остаханәдә утын ягуга күчү хыялы гамәлгә ашырылды. Зур яркалар сыешлы ягу казанын эретеп ябыштыручыларыбыз үзләре ясады, шунда ук юан агачларны ярдыру җайланмасы да көйләнде. Эшләп китте кочегарка. Өч ел инде үзебез кискән агачны ташып ягабыз. Алып кайтуга транспорт чыгымын исәпләмәгәнгә бушка килгән ягулык тотыла. Кирәк дисәгез, барып карый алабыз.

Дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев