Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Саба” җәмгыятенең Сатыш филиалында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә

4 майда "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы базасында хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник­лар, ферма мөдирләре катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин узган апрель аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, ит-сөт җитештерүдә үсешне арттырган хуҗалыкларны билгеләп узды, хезмәт җитештерүчәнлеген киметкән хуҗалыкларны да тәнкыйтьләде. Семинарда катнашучылар Сатыш бригадасында...

4 майда "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы базасында хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник­лар, ферма мөдирләре катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин узган апрель аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, ит-сөт җитештерүдә үсешне арттырган хуҗалыкларны билгеләп узды, хезмәт җитештерүчәнлеген киметкән хуҗалыкларны да тәнкыйтьләде. Семинарда катнашучылар Сатыш бригадасында терлек тораклары, эшнең оештырылуы, үзенчәлекләре белән якыннан таныштылар. Шулай ук терлекчелектәге барлык таләпләрне истә тотып эшләү, яшь үрчемне саклау, бозау­ларны саф һавага кардага чыгару һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча сөйләшү булды. Гафур Хәсәншин семинар эшенә йомгак ясап, терлекчелекнең барлык юнәлешләренә дә җитди якын килеп эшләргә чакырды.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләре дәвам итә. Бу көннәрдә чәчүлекләрне районның сыйфат комиссиясе тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев