Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба җәмигъ мәчете каршында балалар өчен оештырылган тәрбия һәм ял чарасы эшен төгәлләде [+ фото]

Балалар тәҗрибәле мөгаллимнәр, дини уку йортлары шәкертләре ярдәмендә дин нигезләренең беренче күнекмәләрен өйрәнделәр, шәригать кысаларында күңелле итеп ял иттеләр. Быел да җәйләүгә килүчеләр саны күп булды - 80ләп бала кабул ителде. Малайлар һәм кызлар аерым бүленеп, 5 төркем оештырылды. Көн саен иртә белән мәчеткә килгәч, балалар белән күмәк намаз укылды, тәрбияви яктан әһәмиятле вәгазьләр сөйләнде. Балалар шулай ук "Чулпан" кафесында Әлфизә ханым Исламова җитәкчелегендәге аш-су осталары әзерләгән кайнар аш белән тәэмин ителделәр. Быел Саба җәмигъ мәчете мөгаллимнәре - имам-хатыйб Илдар хәзрәт Яхин, абыстаебыз Тәнзилә Йосыпова, Алмаз хәрәт Гаянов, Гөлнара Миңнемуллинага ярдәмгә Казанның "Мөхәммәдия" югары мөселман мәдрәсәсе, "Ак өмет" пансионаты шәкертләре килде. Халык телендә "мөселман лагере" дип йөртелүче мондый чара быел 8 нче тапкырын оештырылды. Җәйләүнең йомгаклау чарасында балаларның әти-әниләре дә катнашты. Мәчет мөгаллимнәре тарафыннан аларга шундый теләк җиткерелде: балаларының өйрәнгән кадәресен онытмаулары һәм гыйлемнәрен тагын да арттырулары белән даими кызыксынып торсыннар иде. Киләсе елга җәйләүгә килүчеләр саны тагын да күбрәк булсын, балаларга карап, туры юлга килүчеләр артсын.

Тантанада шулай ук Татарстан Диния Нәзарәтенең Дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев та катнашты һәм үтемле вәгазь белән чыгыш ясады.

Бәйрәм төгәлләнгәч, балаларның барысына да күчтәнәч пакетлары өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев