Саба җәмигъ мәчетендә район мөселман балалары һәм яшүсмерләрнең бәйге-викторинасы үткәрелде [+фото]
Узган шимбәдә Саба җәмигъ мәчетенең фарыз намазлар залында район мөселман балалары һәм яшүсмерләрнең бәйге-викторинасы үткәрелде. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Зәкят" фонды һәм Нәзарәтнең дәгъват бүлеге тарафыннан оештырылды. Бәйгедә Саба һәм авыл мәхәлләләреннән утызлап бала катнашты. Биремнәр язылган билетларда авырлыклары өч дәрәҗәгә бүленгән 60шар сорау бирелгән иде: җиңел, уртача...
Узган шимбәдә Саба җәмигъ мәчетенең фарыз намазлар залында район мөселман балалары һәм яшүсмерләрнең бәйге-викторинасы үткәрелде. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Зәкят" фонды һәм Нәзарәтнең дәгъват бүлеге тарафыннан оештырылды. Бәйгедә Саба һәм авыл мәхәлләләреннән утызлап бала катнашты. Биремнәр язылган билетларда авырлыклары өч дәрәҗәгә бүленгән 60шар сорау бирелгән иде: җиңел, уртача һәм авыр. Мәсәлән: "Зәм-зәм суының икенче исеме ничек?", "Кайсы пәйгамбәрне кит йота?", "Дәүләт казнасы исәпләүне кем беренче уйлап таба?", "Беренче булып көнне 12 сәгатькә кем бүлгән?", "Кайсы пәйгамбәр тегүче булган?" һ.б.
Бәйгене Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев алып барды. Урыннарны билгеләүдә жюри составында Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт, Иске Җөри авылы имам-хатыйбы Мөхәммәд һәм районыбыз авылларыннан килгән хәзрәтләр эшләде. Викторинада катнашкан балаларга "Зәкят" фондының, район мөхтәсибәтенең һәм Саба җәмигъ мәчетенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Кичә ястү намазы уку һәм бәйрәм чәе эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев