Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы терлекләрдә лейкоз проблемасын уңышлы хәл итүчеләр рәтендә

Татарстанда мөгезле эре терлекләрдә лейкоз ике тапкыр кимегән.

Татарстанда мөгезле эре терлекләрдә лейкоз проблемасын уңышлы һәм сүлпән хәл итүчеләр билгеле. Аларны коллегия утырышында ТР Дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атады.

Бүген терлекләрнең 10 проценты лейкоз белән авырый. «Соңгы еллларда Татарстан бу мәсьәләләр белән нигезле шөгыльләнә. Лейкоз ике тапкыр кимеде. Бу гына җитми», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, мөгезле эре терлек башы күп булган һәм сөт продукциясе белән тәэмин итүче Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба, Теләче, Арча районнары лейкоз проблемасын уңышлы хәл итә.

«Зәй, Сарман, Тукай, Түбән Кама, Мамадыш районнары тырышып эшләү сәбәпле авыру терлекләр саны күпкә кимегән. Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Спас, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск районнарында авыру күрсәткече зур, һәм продукция сата алмаганлыктан, икътисади яктан акча югалталар», — диде ведомство җитәкчесе.

Алмаз Хисаметдинов ветеринария хезмәте ел саен йогышлы хайваннарны ачыклау буенча 1 млн нан артык диагностик тикшерүләр үткәрүен әйтте. 2019 елда бушлай тикшеренүләр дә уздырылган.

«Безнең кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларда проблемалы участоклар бар. Сәламәт сыерлар, таналар сатып алуга субсидияләр бирүгә 20 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу эш 2020 елда дәвам итәр дип ышанабыз», — диде ул.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев