Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы фольклор коллективлары "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашты

Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 12-14 сентябрьдә Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Саба районы Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан бу фестивальдә «Каз канаты» (җитәкчесе Әлфия Билалова) һәм «Наза» (җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова) фольклор коллективлары катнашты. Ябылу көнендә, ягъни 14 сентябрьдә, Казан Кремле территориясендә татар милләтенең төрле этник төркемнәре җыр-биюләрен, йолаларын күрсәттеләр. «Каз...

Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 12-14 сентябрьдә Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Саба районы Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан бу фестивальдә «Каз канаты» (җитәкчесе Әлфия Билалова) һәм «Наза» (җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова) фольклор коллективлары катнашты. Ябылу көнендә, ягъни 14 сентябрьдә, Казан Кремле территориясендә татар милләтенең төрле этник төркемнәре җыр-биюләрен, йолаларын күрсәттеләр. «Каз канаты» балалар фольклор төркеме «Күкәй җыю йоласы»н, «Наза» - татар халкының җырлы-биюле уеннарын күрсәтте. Гала-концертта фольклор төркемнәр белән бергә профессиональ коллективлар да чыгыш ясады. Фестивальдән хисләр яңарып, яңа дуслар табып, иске дуслар белән сагынышып күрешеп, искиткеч күңел күтәренкелеге белән кайттык.

Әлфия Билалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев