Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы "ВИЧка тест ясау буенча Европа атналыгы” акциясендә катнаша

"Европа иҗтимагый оешмалары 21 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр "ВИЧка тест ясау буенча Европа атналыгы" акциясе уздыра. "ВИЧ турында сөйлә. ВИЧны ачыклауга тест уз" дигән шигар астында барган акциягә Татарстан, шул исәптән Саба районы да теләктәшлек белдерә. Наркотиклар кадау өчен гомуми шприцлардан файдалану, тәртипсез җенси тормыш алып бару очракларында йога торган...

"Европа иҗтимагый оешмалары 21 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр "ВИЧка тест ясау буенча Европа атналыгы" акциясе уздыра. "ВИЧ турында сөйлә. ВИЧны ачыклауга тест уз" дигән шигар астында барган акциягә Татарстан, шул исәптән Саба районы да теләктәшлек белдерә. Наркотиклар кадау өчен гомуми шприцлардан файдалану, тәртипсез җенси тормыш алып бару очракларында йога торган ВИЧ инфекцияне ачыклау өчен белгечләр елына ике тапкыр тикшеренеп торырга киңәш итә. Иртә диагностика, вакытында дәвалану сәламәтлекне сакларга, чирне якыннарына йоктырмый калырга ярдәм итә. Моның өчен канны тикшерергә бирергә кирәк. Акция көннәрендә әлеге тест-процедураны Саба үзәк, Шәмәрдән участок хастаханәләре поликлиникаларында, Лесхоз, Иске Икшермә табиблык амбулаторияләрендә узарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев