Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында 40 сайлау участогы ачылды

Саба муниципаль районында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына сайлаулар сәгать иртәнге 7.00 дә 40 сайлау участогында башланып китте. Сайлау участокларының һәрберсендә бәйрәм рухы, җыр-музыка яңгырый. Сайлаучылар иртәдән үк күтәренке кәеф белән, актив, бердәм рәвештә, сайлау участокларына агыла. "Сайлау участогы ачылганчы ук халык үзенең тавышын бирергә чиратка баскан иде...

Саба муниципаль районында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына сайлаулар сәгать иртәнге 7.00 дә 40 сайлау участогында башланып китте.

Сайлау участокларының һәрберсендә бәйрәм рухы, җыр-музыка яңгырый. Сайлаучылар иртәдән үк күтәренке кәеф белән, актив, бердәм рәвештә, сайлау участокларына агыла. "Сайлау участогы ачылганчы ук халык үзенең тавышын бирергә чиратка баскан иде ", - ди 2483нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлнар Шәфыйкова.

2483нче сайлау участогына иң беренчеләрдән булып сигезенче дистәне ваклаган Вафи Ибәтуллин килеп, үзенең тавышын биргән. Иң яшь сайлаучы исә - быел беренче тапкыр тавыш бирү хокукына ия булган Данил Сабиров.

"Сайлауларның тыныч, имин узачагына ышанам. Иң мөһиме - халык әлеге сәяси вакыйгада активлык күрсәтә, һәрбер сайлаучы көр күңел, ныклы ышаныч белән килә. Халык үзенең тавышын бирү өчен чиратка ук баскан. Бу - бик күңелле күренеш", - ди комиссия рәисе.

Шунысы да мөһим, сайлау процессына күзәтчелек итүче вәкилләр дә сайлауларның тыныч, имин шартларда узачагына ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев