Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында җитәкчеләр кисәтелде

Соңгы вакытта килеп туган вәзгыять шартларында ягулык-энергетика комплексы объектларын террорчылык актларыннан саклау мөһим бурычларның берсенә әйләнде. Шушы уңайдан район прокуратурасы әлеге тармаклар предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең "Шәмәрдән нефтепродукт" филиалы, район электр челтәре, Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре, "Сабагаз" эксплуатация-җитештерү, магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән...

Соңгы вакытта килеп туган вәзгыять шартларында ягулык-энергетика комплексы объектларын террорчылык актларыннан саклау мөһим бурычларның берсенә әйләнде. Шушы уңайдан район прокуратурасы әлеге тармаклар предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең "Шәмәрдән нефтепродукт" филиалы, район электр челтәре, Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре, "Сабагаз" эксплуатация-җитештерү, магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәләре җитәкчеләре ягулык-энергетика комплексы объектларын террорчылыктан саклануын тәэмин итү буенча закон таләпләре үтәлмәгән очракта административ җаваплылыкка һәм җинаять җаваплылыгына тартылачаклары турында кисәтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X