Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында урманнарга баруны чикләделәр

Янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарга баруын һәм урман территорияләренә автомобильләрдә керүен чикләде. Бу карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Чикләүләр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ары, Кайбыч, Калейкино, Кама, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Саба, Тәтеш, Чирмешән һәм Кызыл Йолдыз урманчылыклары чикләрендә урман фондының бөтен территориясендә кертелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен, урманчылыкларда тәүлек буе кизү торуны оештыру һәм урман массивларында патрульлекне көчәйтү, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарга күмәк килү урыннарында вакытлы постлар булдыру һәм керү юлларында өстәмә шлагбаумнар урнаштыру йөкләнде.

Чикләүләр 21 көн дәвам итәчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев