Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба урманчылары һөнәри бәйрәмнәрен традицион бәйге белән билгеләп үттеләр [+фоторепортаж]

Кукмара районының Тырыш авылы янындагы урман аланында "Үз һөнәрләренең осталары" ачык­ланды. Ул аланны чак эзләп таптык һәм Саба урман хуҗалыгының зур мәйданнарны биләвенә хәйран калдык. Ярышларда исә урманчылары үз һөнәрләренең осталары булулары белән сокландырдылар. Әйтик, гербарийлардагы кипкән яфраклар барысы да бертөсле кебек булса да, Кукмара урманчылыгы лесничий ярдәмчесе Фәнис Якупов...

Кукмара районының Тырыш авылы янындагы урман аланында "Үз һөнәрләренең осталары" ачык­ланды.

Ул аланны чак эзләп таптык һәм Саба урман хуҗалыгының зур мәйданнарны биләвенә хәйран калдык. Ярышларда исә урманчылары үз һөнәрләренең осталары булулары белән сокландырдылар. Әйтик, гербарийлардагы кипкән яфраклар барысы да бертөсле кебек булса да, Кукмара урманчылыгы лесничий ярдәмчесе Фәнис Якупов аларның барысын да тиз аерды.

Җир җиләгенең латинча исемен әйтеп судьяларны да шаккаттырды. "Лубян техникумында укыганда өйрәнгәннәр истә калган", - диде Фәнис. Ун балл җыйгач, башка төрләрдә дә югары билгеләр күргәч, аның җиңүче булачагын юраган идем. Чыннан да, ул лесничий ярдәмчеләре арасында иң яхшы нәтиҗәгә иреште.

Укучым, син бер биг-бейлда ничә литр торф барлыгын беләсеңме икән? Бу сорауга җавапны хәтта интернетта да таба алмадым. Быел ярышларда беренче тапкыр катнашкан селекция-орлыкчылык үзәге эшчеләре исә 5200 литр икәнен ялгышмый әйттеләр. Саба урманчылары рационализаторлар да әле. Орлыкчылык үзәгендә үстерелгән кәлшәләрне кул белән утырту өчен алар ясаган җайланманы агач эшкәртү заводын ачарга килгән урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та мактаган иде.

Шул корал (аны "Сабинский меч" дип атаганнар) ярдәмендә ачылган туфракка кәлшә үскән кассета таман гына кереп утыра. Туфракта һава да калмый, димәк, үсенте дә корымый. Селекция үзәге эшчеләре арасында 1нче урынны Артур Салихов алды.

Урманчылар үз хезмәтләренә кагылышлы барлык өлкәләрдә белемнәрен күрсәттеләр. Судьялар 1нче урынны Кукмара участогыннан Радик Әхмәтовка бирде. "Җиңәргә нәрсә ярдәм итте?"- дип сорадым Радиктан. "Делянка бүлү, отвод ясау, агач утырту - болар безнең көндәлек эш бит инде",- дип җавап бирде ул тыныч кына.

Техниклар арасында җиңүне Ми­шәбаш участогыннан 26 ел эш стажлы Рамил Әхмәтҗанов яулады.

-Лубян техникумын тәмамлагач, юллама белән 9 ел Кострома өлкәсендә эшләдем, тәҗрибә туп­ладым. Аннары Рәис Нургалиевич, читтә йөрмә, туган Лесхозыңда эшлә, дип чакырып кайтарды. Шуңа күрә җаваплылык зур, сынатырга һич тә ярамый. Менә 3нче ел инде ярышта 1нче урынны алам,- дип шатлыгын уртаклашты Рамил.

Лесничийлар арасында жюри 1нче урынны Курса участогыннан Фәрит Гыйлаҗиевка бирде. Егерьлар бәйгесе Рәмис Әсәтовның җиңүе белән төгәлләнде.

Комиссия нәтиҗә чыгарган арада урманчылар төрле ярышларда катнаштылар. Күпчелек спорт төрләрендә җиңүне селекция-ор­лыкчылык үзәге вәкилләре яулады.

- Кадерле урманчылар! Үзегез күреп тордыгыз. Судьялар эшенә тыгылмадык, хөкемнәре гадел булгандыр дип уйлыйм. Үпкә сүзләрегез булса, аларга әйтерсез, моң-зарларыгызны очрашкач сөй­ләшкәнсездер. Иң мө­һиме, табигать быел да ярышны матур үткәрергә мөмкинлек бирде, шуңа күңелләр күтәренке,- дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин призерларны бүләкләп.

Урманчыларны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов та килде һәм алдынгыларга район башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

"Урманнарны, аның байлыгын саклауда сезнең хезмәтегез шулхәтле зур һәм киләчәктә шулай булачак. Ә бәйрәмчә итеп оештырылган ярышта үзеңне күрсәтү үзе - зур мәртәбә, уңышлар сезгә",- диде җитәкче. Бәйгедә катнашучыларга Лесхоз үзешчәннәренең чыгышлары да бәйрәм сәламе булып иреште.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев