Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба ведомстводан тыш сак хез­мәтендә эшләүчеләрнең сизгерлеге көчле

29 октябрь, 1952 елдан алып, ведомстводан тыш сак хез­мәте оештырылган көн бу­ла­рак билгеләп үтелә.

Бу дата - әлеге җаваплы эшне баш­каручыларның һөнәри бәйрәме. Әлеге хезмәтнең асылы, бурычлары турында ведомстводан тыш сак бүлекчәсе начальнигы Айдар Галиев сөйли:

- Айдар Гыйльмуллович, сүз­не бераз гына тарихтан башлыйк әле...

- Илленче елларда сак хезмәтен вакыт үзе таләп итә. Кешеләр тормышына сугыштан соңгы җимереклекләр нәтиҗәләре нык йогынты ясый. Урлап, талап кәсеп итүчеләр күбәеп, җәмгыятькә җитди куркыныч тудыра. Милеккә кул сузуларны киметергә сәләтле көчле хезмәт таләп ителә һәм ул оештырыла. Ведомстводан тыш сак бүлегендә зур үсеш 1987 елда булды дип исәпләнә. Шул елларда үзәкләштерелгән күзәтү пульты барлыкка килә. Бу исә объектларны, милекне ышанычлырак сакларга, оператив эш итәргә һәм башка бик күп өстенлекләр бирә.

- Быел бәйрәмегезне яңа урында каршылыйсыз..

- Әйе, оптимальләштерү безнең министрлыкны да читләтеп үтми. Шушы көннәрдә ЮХИДИ бинасының икенче катындагы буш бүлмәләргә күчеп урнаштык. Яңа урынга тиз җайлаштык, оператив эш өчен барлык шартлар бар. Шулай ук штат кыскартулар да булды. Ике офицерга, 4 полицейскийга кимедек. Өчесе Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә күчте, өчесе пенсиягә китте. Ә эш күләме, бер хезмәткәргә йөкләнгән вазифа бермә-бер артты.

- Моны саннарда күрсәтсәгез иде.

- Быел сак хезмәтенә тагын 15 объект алынды. Шулай итеп, саклана торган объектлар саны 228гә җитте. Бүлектә эшләүче полицейскийларга сакланучы объектларда хәвеф-хәтәр бул­маганда да тынычланырга туры килми. Безнең бурыч җинаятьләрне, хокук бозуларны ачыклаудан, ачудан да, районда җәмәгать тәртибен сак­лаудан да гыйбарәт бит әле. Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре быел 9 айда 5 җинаять ачтылар. Административ хокук бозган, күбесенчә җәмәгать урыннарында эчеп йөргән өчен 379 кешегә беркетмә төзелде. Вак урлашулар белән 27 кеше тоткарланды. Саклана торган объектларга үтеп керергә тырышу очраклары булмады.

- Сак бүлеге хезмәткәрләре шик тудыра торган транспорт чараларын йөрешеннән үк сизә диләр. Бу, чыннан да, шулаймы?

-Сизгерлек барыбызда да бар. Быел 11 июльдә Илнур Фәй­зуллин, Илдар Дәүләтшин экипажы көпә-көндез Урта Саба ындыр табагыннан 7 капчык орлыкка дигән арпа урлап чыккан "Хундай" автомобилен тоткарлады. Хуҗалыкка 4676 сумлык зыян киләсе булган. Шул ук экипаж 26 августта иртәнге 3.30 сәгатьтә шикле "4"лене туктата. Салонда 260 килограмм арпа була. Йөртүченең ашлыкны Теләче районы Максабаш авылы ындыр табагыннан урлаганы ачыклана. Тагын да күңелсезе шул: каравылчы булып эшләүче үзенә ышанып тапшырылган милеккә кул сузган. Уяулык ми­саллары шактый. Илдар Дәүләтшин, Илнур Фәйзуллин сак хезмәтендә 17-18 ел эшлиләр. Полиция сержанты Илдар физик яктан әзерлекле, көрәшче егет, төз ата, дисциплиналы, автомобилен һәрчак төзек тота. Шундый ук сыйфатлар Илнурга да, гомумән, хезмәткәрләрнең күбесенә хас.

- Сак хезмәтендәгеләрнең һө­нәри бәйрәм уңаеннан коллективка теләкләрегез.

- Шөкер, сөенеп тәбрикләр хезмәткәрләребез, хөрмәтләүгә лаек ветераннарыбыз бар. Гомумән, ведомстводан тыш сак тармагы вәкилләренең барысына да эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, аларның якыннары һәм гаиләләренә сабырлык, иминлек телисе килә.

Фәнил Мәүлетов. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев