Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабабаш авылында яшәүче тыл ветераны Саҗидә Хафизованы туган көне белән президент котлады

Сабабаш авылында яшәүче тыл ветераны Саҗидә Хафизовага 90 яшь тулды. Ачлык-ялангачлык, көнне-төнгә ялгап эшләү бәрабәренә Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән буын вәкиле буларак, тыл ветеранының фидакарьлеге яшь буынга үрнәк булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында ил белән төшкән авырлыкны Саҗидә апага да күтәрергә туры килә: окоп та казый, шахтада да...

Сабабаш авылында яшәүче тыл ветераны Саҗидә Хафизовага 90 яшь тулды. Ачлык-ялангачлык, көнне-төнгә ялгап эшләү бәрабәренә Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән буын вәкиле буларак, тыл ветеранының фидакарьлеге яшь буынга үрнәк булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында ил белән төшкән авырлыкны Саҗидә апага да күтәрергә туры килә: окоп та казый, шахтада да көч куя. Авыр еллар үткәч, ире Хәбибрахман белән тормыш коралар. Җиде бала: биш малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Саҗидә Хафизова колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә улы Ринат гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә. Тыл ветеранын юбилее белән котлап, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин, Мишә авыл җирлеге белгече Резедә Рәхмиева Президент Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев